+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Эшкуарлыкны үстерүгә - 188,8 миллион сум!

2022 елда Башкортстан Республикасы эшкуарлары барлыгы 188,8 миллион сум муниципаль субсидия алган.

Эшкуарлыкны үстерүгә - 188,8 миллион сум!Эшкуарлыкны үстерүгә - 188,8 миллион сум!
Эшкуарлыкны үстерүгә - 188,8 миллион сум!

2022 елда эшкуарлыкны үстерүнең муниципаль программалары чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 461 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 31 үзмәшгуль граждан чыгымнарны каплауга муниципаль субсидияләр алды. Бу максатларга 188,8 миллион сум юнәлтелгән, шул исәптән муниципаль бюджеттан – 88,8 миллион сум.

Финанс ярдәме «Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» гомумдәүләт программасы кысаларында тормышка ашырылды.

- Муниципаль дәрәҗәдә кече эшкуарлыкка ярдәм итү - һәр районның һәм шәһәрнең киләчәгенә өлеш кертү. Муниципалитет эшкуарларны үстерергә булыша, димәк, яңа эш урыннары булдырырга, икътисадны ныгытырга, салым түләүчеләр санын арттырырга ярдәм итә. Бизнес формалашуның башлангыч этабында мондый ярдәм аеруча мөһим, - дип шәрехләде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Әлеге субсидияләр эшкуарлык проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплауга бүлеп бирелде. Алар арасында: аренда, торак булмаган бинаны ремонтлау, чаралар һәм җиһазлар сатып алу, инженерлык инфраструктурасы объектларына тоташтыру, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башка чыгымнар.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас