+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Табибларга күңел биреп эшләргә шартлар бар

Медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру максатында Башкортстан Республикасында инфраструктураны яхшыртуга һәм медицина оешмалары эчендә оештыру процессларын камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

Табибларга күңел биреп эшләргә шартлар барТабибларга күңел биреп эшләргә шартлар бар
Табибларга күңел биреп эшләргә шартлар бар

Республикада медицина ярдәмен күрсәтүнең өч катлы системасы эшли, һәм медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән барлык чаралар һәр дәрәҗәне колачлый.

Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын тәэмин итүдә «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында тормышка ашырыла торган чаралар төп һәм әһәмиятле роль уйнады.

Әйтик, үткән елда 10 сәламәтлек саклау объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Авария хәлендәге 55 ФАП модульле конструкциягә алмаштырылды, 18 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды. Әлеге программа кысаларында 2 990 берәмлек яңа җиһаз урнаштырылды, бу диагностик тикшеренүләрне дәүләт гарантияләре программасы белән билгеләнгән вакытта үткәрергә, пациентларны дәвалауның дөрес тактикасын төзергә мөмкинлек бирә. Шулай ук узган елда 90 берәмлек автомобиль транспорты алынган.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының төбәк программалары кысаларында :
1) «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» проекты буенча 43 берәмлек медицина җиһазы сатып алынды;
2) «Онкология авыруларына каршы көрәш» проекты буенча 68 берәмлек җиһаз кайтарылды, шул исәптән - Республика онкодиспансеры өчен тизләткеч һәм мультиспираль компьютер томографы.
3) «ЕГИСЗ нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру» программасы кысаларында мәгълүмат-коммуникация җиһазлары һәм программа тәэминаты сатып алынды.

Болардан тыш, Мәҗбүри медицина страховкалавы фондының нормалаштырылган страховкалау запасы акчаларын куллану медицина җиһазларын сатып алырга, шулай ук акчаларны җиһазларны ремонтлауга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Республикада йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү үзәге булдырылды. Кискен кан тамырлары авырулары булган һәр пациент безнең табиблар контролендә тора, медицина ярдәменең барлык этаплары теркәлә, ә ниндидер этап булмаган очракта, сигнал мәгълүматы тиешле чараларны вакытында үткәрергә мөмкинлек бирә.

2022 елның 1 ноябренә ашыгыч медицина ярдәменең муниципальара бүлекчәләрен оештыру барышында 8 яңа муниципальара ашыгыч медицина ярдәме бүлеге оештырылды. Берләшмә нәтиҗәсендә ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә төп индикатив күрсәткечләрнең яхшыруы күзәтелә.

Ерак районнарда яшәүчеләргә үз вакытында югары технологияле һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан гомергә куркыныч янаган очракта санитар авиация эше оештырылды. Былтыр 200 санитар авиация очышы башкарылган, 208 пациент эвакуацияләнгән.

Медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру өчен төп бурычлар булып кала:
- гомумдәүләт проектларының һәм аларга керүче федераль проектларның төбәк максатлы күрсәткечләренә ирешү;
-пациентларның эффектив маршрутын оештыру, медицина оешмаларында тәртип һәм клиник күрсәтмәләр таләпләрен үтәү;
- медицина кадрларына ихтыяҗларны тәэмин итү;
- санлы эшчәнлекнең максатлы күрсәткечләренә ирешү һәм сәламәтлек саклауны санлы трансформацияләү.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас