+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда ике предприятиедә сакчыл җитештерү гамәлгә кертелә

Башкортстан Республикасының “Агрохимия” һәм “Гидравлика” предприятиеләре “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектына кушылды, дип хәбәр итәләр төбәк Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгында.

Башкортстанда ике предприятиедә сакчыл җитештерү гамәлгә кертеләБашкортстанда ике предприятиедә сакчыл җитештерү гамәлгә кертелә
Башкортстанда ике предприятиедә сакчыл җитештерү гамәлгә кертелә

"Предприятиеләрдә гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә яңа җитештерү культурасы формалаштырылачак. Беренче өч айда аларның диагностика этабы булачак, Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре предприятиеләрдәге процессларны анализлап, яшерен резервлар табып, оптимальләштерү юлларын булдырачак. Аннары максатка ирешү буенча чаралар планы эшләнәчәк”, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Гомумдәүләт проекты кысаларында түләүсез нигездә предприятиеләр сакчыл җитештерү инструментлары нигезендә җитештерү системасын үстерү буенча максатлы ярдәм алачак. Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары хезмәткәрләрне укытачак, шулай ук җитештерү процессларын оптимальләштерүне һәм предприятиедә "үрнәк агымын" булдыруны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, гомумдәүләт проектында катнашу өстәмә рәвештә финанс чараларына керү мөмкинлеген, предприятие җитәкчеләрен “Җитештерү лидерлары” программалары буенча бушлай укытуны күздә тота. “Агрохимия” - Русия буенча минераль ашламалар белән тәэмин итүче иң эре предприятиеләрнең берсе. Продукция крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси һәм дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, шулай ук сәнәгать предприятиеләренә озатыла. “Гидравлика” компаниясе “Ростех” дәүләт корпорациясенең “Технодинамика” холдингы составына авиация һәм ракета-космик тәгаенләнешендәге продукция әзерләүче һәм җитештерүче сыйфатында керә.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең 5 процентка артуы өчен шартлар тудырырга тиеш. Бизнеска ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшләнде, шул исәптән предприятиеләр эше буенча экспертларны финанс стимуллаштыру һәм консультацияләр. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән башланган гомумдәүдәт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас