+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре 2,8 миллиард сум ярдәм алган

Республиканың 900 эшкуарына ташламалы ярдәм күрсәтелгән.  

Башкортстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре 2,8 миллиард сум ярдәм алганБашкортстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре 2,8 миллиард сум ярдәм алган
Башкортстанда кече һәм урта бизнес вәкилләре 2,8 миллиард сум ярдәм алган

Республика бизнесын үстерү институтлары кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә 2,8 миллиард сум акча җибәрде, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында.

Бизнесменнарга "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган гарантияләр ярдәмендә эштәге авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәннәр.

- Кече һәм урта бизнеска ярдәм программаларын федераль һәм төбәк үсеш институтлары да гамәлгә ашыра. Төбәк структуралары былтыр кече һәм урта эшкуарлыкның 1200дән артык субъектына ярдәм күрсәтте. Узган елда әлеге ярдәм чаралары белән 900гә якын эшкуар файдаланды, - ди Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Республика эшкуарлары төбәктәге гарантия оешмасы биргән җаваплылыклар ярдәмендә 4,1 миллиард сум кредит акчалары җәлеп итә алган. 53 алучыга төбәк лизинг компаниясе ярдәмендә лизинг рәсмиләштерелгән. Ә "Башкортстан микрокредит компаниясе" катнашлыгында эшкуарлар 700 миллион сумнан артык күләмдә займнар ала алган.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас