+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Медицина ярдәменең сыйфаты арта

Якындагы елларда республикада медицина оешмалары өчен модульле 351 конструкция сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла.  

Медицина ярдәменең сыйфаты артаМедицина ярдәменең сыйфаты арта
Медицина ярдәменең сыйфаты арта

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм һәркем файдалана алырлык итү турында сөйләделәр. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада инфраструктураны яхшыртуга да, медицина оешмалары эчендә оештыру процессларын камилләштерүгә дә юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк программасы кысаларында узган елда авария хәлендәге 55 ФАПны модульле конструкцияләргә алмаштырганнар, 18 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалган.

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төбәк программалары кысаларында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш өчен — 43, онкологиягә каршы көрәш өчен 68 берәмлек җиһаз сатып алганнар. Үткән
елда республикада йөрәк-кан тамырлары хәвефе белән идарә итү үзәге булдырылган.

2023 елдан 2025 елга кадәр модульле 351 конструкция сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла (286 фельдшер-акушерлык пункты, 21 гомум практика табибы офисы, 41 авыл табиблык амбулаториясе һәм 3 участок дәваханәсе), шулай ук 17 медицина оешмасында 11 төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын файдалануга тапшыру каралган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас