+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Бишбүләк фермеры җиләк үстерүгә грант алды

Бишбүләк районыннан Булат Ногманов «Агростартап» грантына бәйгедә икенче омтылыштан соң җиңде. 2022 елда ул программа шартларын җентекләп өйрәнде, әзерләнде, үз проектын уңышлы яклады һәм бизнес үсешенә 2,8 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

Бишбүләк фермеры җиләк үстерүгә грант алдыБишбүләк фермеры җиләк үстерүгә грант алды
Бишбүләк фермеры җиләк үстерүгә грант алды

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Булат Ногманов җиләк бизнесын үстерүгә алган «Агростартап» гранты «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гоиумдәүләт проекты кысаларында бүленә. Булат Ногмановтан тыш, агымдагы елда Башкортстанда грант конкурсында тагын 38 кеше җиңүче булды, бу юнәлеш буенча дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 125,4 млн. сум тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, «Агростартап» программасы яшь фермерларга ярдәм итүгә һәм авыл хуҗалыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ит һәм сөт юнәлешендә сыер малы үрчетү буенча проектлар программасы буенча грант күләме 5 млн. сумга кадәр, башка юнәлешләр буенча - 3 млн. сумга кадәр. Төп шарт - проектта чыгымнарның кимендә 10 процентын дәгъвачы тарафыннан финанслау.

Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас