+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яшь футболчыларның уңышы

Яңа ел каникуллары чорында Нефтекама шәһәрендә 2009-10 елгы кызлар арасында мини-футбол буенча республика ярышлары узды.

Яшь футболчыларның уңышыЯшь футболчыларның уңышы
Яшь футболчыларның уңышы

Мондый ярышлар «Мәктәпкә мини-футбол» гомумрусия проекты нигезендә уза.

Ярышларда Дүртөйле районы Мәскәү авылы урта мәктәбенең "Мини-футбол" берләшмәсе командасы катнашты, ул Дүртөйле шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәге базасында эшли, команда тренеры Айрат Фазлыйәхмәтов. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызлар Русия Президенты Владимир Путин указы белән булдырылган "Мәгариф" милли проектының "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында шөгыльләнә.

Спортчы кызлар Бөре һәм Уфа командаларыннан соң өченче урынны яулады.

Фото: Дүртөйле районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас