

"Россельхознадзор"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре контроле һәм ярдәме белән төбәкнең урман сәнәгате комплексы предприятиеләре агач продукциясен дөньяның 15 иленә озатты.
Төп контрагентлар арасында Әфганстан, Беларусь, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай, Латвия, Литва, Вьетнам, Үзбәкстан, Эстония, Чехия илләре.
2021 елның шул ук чорында "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе тарафыннан 167 мең 714 кубометр агач материаллары экспорты контрольдә тотылган, аларга 4429 фитосанитар сертификат рәсмиләштерелгән. Ул вакытта продукция дөньяның 19 иленә экспортланган иде.
Исегезгә төшерәбез, илдә Владимир Путин башлангычы белән "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, ул акчалата чагылышта елына 250 миллиард доллардан артык керем китерергә тиеш. Шул ук вакытта эшкәртелмәгән агач экспортына тыю кертелгән.
Фото: resbash.ru
#национальныепроекты