+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Яңа җиһаз савыгуга өмет бирә

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Республика онкология клиник диспансерына "Halcyon" нур терапиясе системасы кайтарылды.

Яңа җиһаз савыгуга өмет бирәЯңа җиһаз савыгуга өмет бирә
Яңа җиһаз савыгуга өмет бирә
Әле дәваханәдә алты пациент яңа аппарат ярдәмендә дәвалана. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, «Halcyon» нур терапиясе системасы медицина учреждениесе тарафыннан "Онкология авыруларына каршы көрәш" төбәк проекты кысаларында алынган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш радиологы, радиацион онкология бүлеге мөдире Фәһим Мофаззалов сүзләренә караганда, аппаратның берничә үзенчәлеге бар, аларның иң мөһиме - шешнең төгәл нурланышын контрольдә тоту өчен рентген визуализациясе системасы.

«Тагын бер үзенчәлеге - бик күп кешене дәвалый алуы. Ул, башка радиотерапия системалары белән чагыштырганда, ике тапкыр югарырак», - диде Фәһим Мофаззалов.

Ведомствода, яңа медицина җиһазы савыгуга өмет бирә һәм онкология авыруларының 80%тан артыгының тормыш сыйфатын яхшырта, дип билгелиләр.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас