Уфа халкы һәм башкала кунаклары янә Башкортстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең натураль продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия.
Сәүдә шәһәрнең Октябрь районындагы Зорге урамы, 41 адресы буенча Спорт сарае каршында бара. Мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен бүген дә сатып алырга мөмкин.
Бу ярминкәләр ил Президенты гамәлгә куйган "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
Ярминкә 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru