+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда халык гореф-гадәтләре саклана

Төбәкара урыс фольклоры фестиваль-лабораториясе ел саен 2016 елның июленнән уздырыла һәм бу халыкның традицион календарь бәйрәмнәрен тергезүгә багышлана.

Башкортстанда халык гореф-гадәтләре сакланаБашкортстанда халык гореф-гадәтләре саклана
Башкортстанда халык гореф-гадәтләре саклана


Анда катнашу өчен балалар һәм өлкәннәр фольклор коллективлары, фольклор-этнография коллективлары, урыс җырлары ансамбльләре һәм хорлары, гаилә ансамбльләре һәм клублары, фольклор коллективлары җитәкчеләре, фольклор бүлекләре мөгаллимнәре, фольклорчылар, һөнәрчелек осталары - халык костюмнары һәм инструментлар ясаучылар чакырыла.

Теләүчеләр үзләрен түбәндәге номинацияләрдә сынап карый ала: йолалар конкурсы, тикшеренү эшләре конкурсы, фольклор бәйрәмнәре сценарийлары конкурсы, урыс традицион сезонлы костюмы конкурсы. Алар, шулай ук, традицион урыс мәдәнияте буенча семинарларда катнаша ала.

Фестиваль-лаборатория 10-11 февральдә Уфа шәһәрендә узачак. Гаризалар 7 февральгә кадәр электрон почтага кабул ителә: natalia_konda@mail.ru.

Чара Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, «Русия фольклор берлеге» Гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ярдәме белән үткәрелә.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас