+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай ала

Узган елда “Сөт кухнясы” продукциясе белән тәэмин итүгә 595 миллион сумга якын акча юнәлтелгән.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай алаМахсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай ала
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай ала
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары “Сөт кухнясы”продукциясен бушлай ала. Бу хакта Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.

Андрей Назаров ассызыклаганча, 2019 елдан «Сөт кухнясы» җитештерү-сәүдә челтәре республиканың аз керемле гаиләләреннән өч яшькә кадәрге балаларны, йөкле һәм бала имезүче хатыннарны, шулай ук опекадагы балаларны махсус сөт продуктлары һәм коры катнашмалары белән бушлай тәэмин итә.

— Бүген бездә 7 сөт кухнясы производствосы,136 сөт продукциясе һәм коры катнашмалар тарату пункты эшли, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
— Моннан тыш, Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү өчен әлеге категория халыкны махсус азык-төлек белән тәэмин итү беркетелде. Узган елда бу максатларга 1,3 миллион сум акча юнәлтелде.

 
Фото: api.bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас