+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Яңа ел каникуллары чорында спорт чаралары бик күпләрне бер мәйданга җыйды.

Сәламәт тәндә – сәламәт рухСәламәт тәндә – сәламәт рух
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Яңа ел каникуллары гөрләп узып китте. Шушы көннәрдә республикада яшәүчеләр һәм Башкортстан кунаклары аеруча күпләп төрле урыннарда ял итте, сәламәтлеген ныгытты, спорт ярышларында катнашты. Әйткәндәй, соңгы елларда туризмны, сәламәтлек саклау тармагын үстерү буенча кабул ителгән гомумдәүләт проектлары бу җәһәттән зур этәргеч булды.

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәмендә Агыйдел шәһәре янындагы наратлыкта Кыш бабай призына чаңгы ярышлары узды. Анда теләге булган һәркем катнаша алды. Финишта аларны татлы бүләкләр белән Кыш бабай каршы алды.
Спорт чарасы 100гә якын катнашучыны җыйды. Ярышта Николо-Березовка, Арлан, Нефтекама һәм Дүртөйле командалары катнашты. Күпләр гаиләләре белән килгән иде. Мәсәлән, Андрей Антипин улы Кирилл белән килгән. Кирилл күптән түгел триатлон белән шөгыльләнә башлаган һәм биредә призлы урын өчен көрәште.
Халит Шәрәфетдинов белән Фәрит Хисамов узышта ел саен катнашалар. Алар – “Актив озын гомерлелек” клубы әгъзалары. Кошларга да бәйрәм булсын өчен үзләре белән җимлекләр алып килгәннәр.
Ярышларда катнашучыларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Эдуард Йосыпов сәламләде. Ул чаңгычыларга уңышлар һәм матур кәеф теләде.
Ниһаять, Кыш бабай ярышларга старт бирде. Һөнәри чаңгычыларга һәм спорт ветераннарына 3 километр ара үтәргә туры килде, ә балалар өчен зур булмаган дистанция билгеләнде.
Катнашучыларны финиш сызыгында җанатарлар, дуслары һәм якыннары каршы алды. Ярышлар нәтиҗәләре республиканың төньяк-көнбатыш төбәге мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары исәбенә керәчәк.
“Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында 2030 елга шәһәр мохитенең сыйфаты 1,5 тапкыр яхшыртылырга тиеш.
Шушы уңайдан, Башкортстан башкаласында да киң эшчәнлек җәелдерелде.
2022 елда Уфада Кашкадан паркын реконструкцияләү тәмамланды, аны ике елга якын алып бардылар. Авторлар биредә табигать матурлыгын саклап калды һәм бер үк вакытта башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа җәлеп итү нокталары булдырды. Биредәге күлдә су чисталыгы проблемасы да хәл ителде. Монда амфитеатрлар, скейт-парк, концерт сәхнәсе, түбә астында ял итү зоналары, чыршылы аллея, мультимедиа яктылык-музыка фонтаннары бар.
“Русия көнендә без халыкка Кашкаданны тапшырабыз. Без сүзебездә тордык – хәзер, глобаль реконструкциядән соң, ул Уфаның су буенда урнашкан иң заманча, уңайлы һәм матур паркларының берсе булачак. Яңартылган паркка бөтен уфалылар, шул исәптән балалы яшь әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр, спортчылар, су буенда ял итәргә яратучылар да киләчәк”, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Кышкы ялларда биредә әкият геройлары белән боз шәһәрчеге калкып чыкты. Җәен дә, кышын да халык Кашкаданга агыла.
Башкортстанның Финанс министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2022 елда республикабыз Русиянең 18 төбәге арасында туризм өлкәсендә социаль заказ механизмнарын сынау буенча “Ростуризм” пилот төбәге итеп сайланган. Проект “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
– Проектның төп максаты – 5-9нчы сыйныф укучыларын ике көнлек сәяхәтләр кысаларында туган як тарихы белән таныштыру. Агымдагы елда проектта республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 11 укучы катнашты. Әлеге хезмәт күрсәтүгә 77,7 миллион сум бүлеп бирелгән, – дип хәбәр итте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан күп тапкырлар кызыклы федераль проектларны гамәлгә ашыру өчен мәйданчык итеп сайланды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 28 июленнән 29 июленә кадәр Уфа шәһәрендә “Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказ турында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча пилот проектлары белән идарә итү моделе” Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе узды. Әлеге чараны Русия Федерациясенең Финанс министрлыгы оештырды. Киңәшмәдә илнең 34 төбәгеннән 200дән артык делегат катнашты.
Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проекты кысаларында Илеш районының Бишкурай авылында кышкы уеннар үткәрелде.
Әлеге чараны оештыручылар кышкы каникулларны һәркем күңеленә хуш килерлек, гаиләсе һәм якыннары белән күңелле һәм файдалы үткәрергә тырышты. Бишкурай авылы читендәге таудан шууны авыл биләмәсе хакимияте һәм Бишкурай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре инде берничә ел рәттән оештыралар.
Бу күңелле чарага авылда яшәүчеләр һәм кунакка кайтучылар да бердәм килә. Өлкән яшьтәгеләр балалар белән бергәләп тау шуды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Карсылу да килеп, авылдашларны Яңа ел бәйрәме белән котлады, татлы күчтәнәчләр өләште, кайнар чәй белән сыйлады. Балалар яттан шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.
Чара “Башкортстан – сәламәтлек һәм мәдәният, спорт һәм туризм территориясе” девизы астында узды.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас