+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Благовещен районында яңа ФАПлар ачылды

Осиповка һәм Старонадеждино авылларында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.  

Благовещен районында яңа ФАПлар ачылдыБлаговещен районында яңа ФАПлар ачылды
Благовещен районында яңа ФАПлар ачылды

— Якын-тирә авылларда яшәүчеләр һәм без, Благовещен дәваханәсе хезмәткәрләре, медицина пунктлары ачылуны түземсезлек белән көттек. Хәзер медицина хезмәткәрләре үз пациентларына уңайлы шартларда яңа җиһазлар белән сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алачак, - дип билгели Благовещен үзәк дәваханәсенең баш табибы Жанна Карунас.

Осиповка ФАПы 314 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, Старонадеждино авылы ФАПына 285 кеше мөрәҗәгать итә ала. Ике ФАП та медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча стандартлары буенча җиһазландырылган. Аларның һәрберсендә фельдшер, беренчел карау, процедура кабинетлары, пациентлар өчен көтү урыны, персонал өчен бүлмәләр бар.

Кабул итүне тәҗрибәле белгечләр алып барачак: алар - акушер Зилә Шәвәлиева һәм фельдшер Таисия Тимербәкова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас