+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чакмагышта «Китапханәгә - коллектив белән» марафоны башланды

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты һәм “Китапханәгә - коллектив белән ” китапханә марафоны кысаларында Чакмагыш авылы балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре районның үзәк биләмәара һәм балалар модельле китапханәсендә булды.

Чакмагышта «Китапханәгә - коллектив белән» марафоны башландыЧакмагышта «Китапханәгә - коллектив белән» марафоны башланды
Чакмагышта «Китапханәгә - коллектив белән» марафоны башланды
Хезмәткәрләр китапханә буенча экскурсия уздырды, аның барышында китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап фонды, гамәлдәге тематик китап күргәзмәләре, яңалыклар, мәгълүмат ресурслары, электрон уку залы эшчәнлеге, шулай ук структур бүлекчәләр белән таныштырдылар.

“Марафон район китапханәләренең халык арасында ролен күтәрү, китапханәгә укучыларны җәлеп итү, социаль партнерлыкны үстерү һәм учреждениенең абруен күтәрү максатында оештырылды. Коллективларның укучылар мәнфәгатьләрен билгеләү өчен анкеталар әзерләнгән, катнашучылар аларны алдан ук тутыралар. Марафон китапханәнең заманча мәгълүмат-коммуникация үзәге буларак ресурс мөмкинлекләрен ача”, - дип билгеләп үтте китапханә системасы директоры Алсу Гәрәева.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас