+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Медицина хезмәткәрләренә кытлык булмасын!

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең уртача яше - 48 яшь.

Медицина хезмәткәрләренә кытлык булмасын!Медицина хезмәткәрләренә кытлык булмасын!
Медицина хезмәткәрләренә кытлык булмасын!

"Республика 2000нән артык фельдшер-акушерлык пунктларын саклап калды, соңгы елларда аларны этаплап алыштыру, яңа пунктларны ремонтлау һәм төзү эшләре бара. 2019 елдан "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 250дән артык фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Яңа ФАПлар өчен белгечләр кирәк, ә бу беренче чиратта - медицина колледжын тәмамлаучылар. Безнең медицина учреждениеләре урта медицина персоналына югары ихтыяҗ кичерә.

Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең уртача яше - 48 яшь. Нәкъ менә шуңа күрә узган ел без Нефтекама, Учалы, Октябрьский шәһәрләрендә һәм Мәсәгуть авылында медицина колледжларының филиалларын ачарга булдык.

Бүген Октябрьский шәһәрендә Туймазы медицина колледжы филиалы рәсми рәвештә ачылды. Медицина колледжы бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Видеокүзәтү системасын, исәпкә алу җылылык узелын монтажлау башкарылган һәм янгын сүндерү сигнализациясе урнаштырылган.

Уку процессы өчен парталар, утыргычлар, такталар, стеллажлар, шулай ук ноутбуклар, компьютерлар, принтерлар, интерактив панель, телевизор һәм проекция экраны сатып алганнар. Китапханәдә кирәкле барлык әдәбият һәм электрон ресурсларга керү мөмкинлеге бар. Медицина манипуляцияләре уздыру өчен манекеннар, стимуляторлар, тренажерлар сатып алганнар", - дигән бүген социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас