

Төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Башкортстанда азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче "Дельфин" җәмгыяте "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашачак.
Бу хакта тиешле килешү кабул ителгән инде. Документка республика Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестсәясәт министры Рөстәм Моратов кул куйды.
«Дельфин» компаниясе республикага һәм аннан читкә сыер, дуңгыз, кош-корт ите, балык, диңгез продуктлары, субпродуктлар, шикәр һәм башка продуктлар озата. Шулай ук эре федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, шифаханәләр, балалар һәм мәктәп учреждениеләре белән дәүләт контрактлары төзи. Махсус автотранспорт паркы бар.
Компаниядә күп процесслар оптимальләштерелгән. Әмма гомумдәүләт проекты кысаларында бүген Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) командасы предприятиегә эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итә. Мәсәлән, РЦК экспертлары планнарында компания хезмәткәрләрен укыту, аның төп югалтуларын ачыклау һәм булган җитешсезлекләрне бетерү өчен стратегия эшләү.
Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, әлеге проектның бурычы - илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен кирәкле шартлар булдыру. Аерым алганда, бизнеска үсәргә ярдәм итү өчен финанс стимуллаштыруы кебек чаралар эшләнгән, ә предприятиеләр эше буенча экспертлар коммерсантларга түләүсез ярдәм күрсәтә.
Фото: resbash.ru
#национальныепроекты