+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Физик мөмкинлекләре чикле балалар да эшсез калмаячак!

Ишембайның 7нче коррекцион мәктәбе "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Заманча мәктәп" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы "Доброшкола" проектына керде.

Физик мөмкинлекләре чикле балалар да эшсез калмаячак!Физик мөмкинлекләре чикле балалар да эшсез калмаячак!
Физик мөмкинлекләре чикле балалар да эшсез калмаячак!

Әлеге проектның максаты - инвалид һәм мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү сыйфатын күтәрү, аларны укыту һәм тәрбияләү өчен белем бирү оешмалары инфраструктурасын яңарту юлы белән заманча шартлар булдыру.

Проект кысаларында, аерым алганда, «Технология» предметы өчен остаханәләр җиһазландырачак, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча заманча һөнәри хезмәт программалары кертеләчәк, инвалидлык буенча коррекцион эш алып барачак. Шулай ук педагог-психолог, дефектолог укытучылар өчен диагностик комплектлар, коррекцион-үстерү һәм дидактик җиһазлар сатып алыначак.

- Проект кысаларында безнең мәктәп хезмәт кабинетлары, социаль-көнкүреш ориентировкасы, география, педагог-психолог һәм укытучы-логопед кабинетлары өчен югары технологияле җиһазлар алачак, - ди коррекция мәктәбе директоры Альбина Әгъзамова. - Соңгысы мәктәпнең ресурс үзәге булачак, ул гомуми белем бирү оешмалары педагогларына методик ярдәм күрсәтәчәк, балаларга һәм аларның әти-әниләренә дистанцион технологияләр һәм белем бирү программаларын кулланып, психологик-педагогик ярдәм күрсәтәчәк. Мәктәптә балаларның сәламәтлеген сакларга, һәр баланың конкрет үзенчәлекләренә һәм мөмкинлекләренә җайлашырга мөмкинлек бирүче ОВЗ белән балалар өчен уңайлы мохит булдырылачак.

Коррекцион мәктәпне көткән мөһим үзгәреш - укытуның яңа профильләрен ачу. 10-11нче сыйныф укучылары беренче тапкыр мәктәп диварларыннан чыкмыйча гына һөнәр ала алачак. Егетләр "Биналарны хезмәтләндерү" программасы буенча укыса, кызлар тегү осталыгын үзләштерәчәк. Мәктәптә шулай ук пешекче һөнәренә өйрәтү классы ачылачак.

Фото: api.bashinform.ru

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас