+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Янә бер авылда ФАП төзелде

Бүздәк районының Никольское авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Янә бер авылда ФАП төзелдеЯнә бер авылда ФАП төзелде
Янә бер авылда ФАП төзелде

Яңа фельдшер-акушерлык пунктында пациентларга тиешле ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да булдырылган. Авылда 176 кеше яши, алты кешенең инвалидлыгы бар, шуңа күрә медицина учреждениесе бик кирәк иде.

ФАП заманча җиһазландырылган. Биредә җылы һәм уңайлы, анда кабул итү һәм медицина персоналы кабинетлары, гинекология һәм авыруны карау, процедура, медикаментларны саклау бүлмәләре, пациентлар өчен көтү урыны, санузел бар.

ФАП фельдшеры Ирина Гәрәева 20 елдан артык хезмәт стажына ия. Монда шулай ук район үзәк дәваханәсеннән график буенча килгән табиблар бригадасы да кабул итә.

Модульле ФАПны "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты һәм "Башкортстанда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк проекты кысаларында төзеделәр. Һичшиксез, аның ачылышы авыл халкы өчен зур вакыйга, чөнки 1975 елда төзелгән авыл мәктәбе бинасында урнашкан элекке ФАП авария хәлендә булган.

Фото: bashinform.ru

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас