Бүгеннән “Сөт кухнясы”ның тарату пунктларында гадәти сөт ризыкларыннан һәм катнашмалардан тыш, үзебездә җитештерелгән печеньеларны да сатып алып булачак. Аны Белоретта чыгаралар.
Идеядән аны тормышка ашыруга кадәр бер елга якын вакыт үткән. Ихтыяҗны анализлаганнар, яңа җиһазлар сатып алганнар, әзер печенье кирәгенчә татлы да һәм кетердәп тә тора, ә иң мөһиме – файдалы булсын өчен рецепны җентекләп сайлап алганнар.
Аннары аның составын “Роспотребнадзор” белгечләре тикшергән. Дәүләт теркәве турындагы таныклык ризыкның 6 айдан башлап — кече яшьтәге балаларга бирергә мөмкин булуын раслый.
Балалар өчен печенье ике төрдә булачак — кальций һәм тимер белән тулыландырылган. Балалар һәм аларның әти-әниләре аны лаеклы бәяләр дип ышанабыз.
Фото: Администрация Главы Республики Башкортостан.