-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Мишкәдә ачылган ике ФАПка халык бик шат!

Президент Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Мишкә районында ике ФАП ачылды.

Мишкәдә ачылган ике ФАПка халык бик шат!
Мишкәдә ачылган ике ФАПка халык бик шат!
Татарбай белән Рәфәнде авылларында яшәүчеләр яңа ФАПлар төзелеше тәмамлануын түземсезлек белән көтте. Мисал өчен, күрше ике авылда яшәүче 650 кеше мич белән җылытылган агач йортта беренчел медицина ярдәме алырга мәҗбүр булган, ул Рәфәндедә 1985 елда ук төзелгән.

Ә Татарбайда фельдшер пункты 1990 елда төзелгән кирпеч бинаның бер бүлмәсендә җиһазландырылган булган. Биредә тирә-юньдәге торак пунктларда яшәүчеләр кабул ителгән, барлыгы биш йөздән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән. Кышын биредә өшегәннәр, ә уңайлыклар турында әйтеп тә торасы түгел.

Хәзер авыллар халкы өчен квалификацияле беренчел медицина ярдәме алу өчен барлык шартлар да булдырылган. Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары биналарында тикшерү һәм процедура-прививка кабинетлары, пациентлар кабул итүне көтү өчен урын, санузел һәм персонал өчен киенү-чишенү бүлмәләре каралган. Шулай ук шкафлар, диваннар, бала төрә торган өстәл урнаштырылган.

Моннан тыш, ике бина да кирәкле элемтәгә тоташтырылган һәм электр җылыткыч исәбенә кайнар су белән тәэмин ителгән. Шулай итеп, яңа ФАПлар барлык норматив таләпләргә тулысынча туры килә.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в