-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Тагын ун предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәчәк

Тагын ун предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәчәк
Тагын ун предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрәчәк

Ил Президенты указы белән эшләп килүче "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга Башкортстанда кулланучылар базарының тагын 10 предприятиесе кушылды. Бу хакта төбәк Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында хәбәр иттеләр.

Проектка барлык тармакларның 150 предприятиесе кушылды да инде (план буенча — 110). Узган елда гына да аңа 24 яңа предприятие керде, шуның белән планлы күрсәткеч ябылды.

"Сәүдә предприятиеләренең ярдәмнең системалы чараларын алу мөмкинлеге барлыкка килде", — диде әлеге министрлык башлыгы Алексей Гусев.

Аерым алганда, гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиедә продуктны сайлыйлар һәм югары нәтиҗәлелек күрсәткечләре булган җитештерү агымы үрнәген төзиләр. Тупланган тәҗрибәне предприятиенең башка җитештерү агымнарына тиражлау өчен команда төзелә.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә предприятиеләр эчке ресурслардан нәтиҗәлерәк файдаланырга, продукцияне күчерүне һәм логистиканы оптимальләштерергә, җиһазларны, материалларны тулысынча йөкләүне тәэмин итәргә өйрәнә. 2023 елга планда проектка тагын 18 предприятиене җәлеп итү", — дип хәбәр итте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в