-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Умартачыларга дәүләт ярдәм итә

bash.news
Фото:bash.news

Ил Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында былтыр Башкортстан умартачылары хуҗалыкларны үстерүгә 14,5 млн. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте.

Аграр ведомство башлыгы аңлатып узганча, акчалар өч төп программа буенча грантлар һәм субсидияләр рәвешендә җибәрелгән.

«Агростартап» программасы буенча биш умартачы 13 млн. сумлык грантка ия булды. Дүрт умартачы авыл хуҗалыгы кооперативларын субсидияләү хисабына 1,3 млн. сум алды. Моннан тыш, узган елда тагын биш умартачыга җиһазлар өчен 200 мең сум акча түләгәннәр", - диде Илшат Фазрахманов.

Исегезгә төшерәбез: Башкортстан товар балы җитештерү буенча Русия төбәкләре арасында лидер булып тора. Тулаем алганда, узган елда республикада 6,7 мең тонна бал җитештерелгән. Русия базарында аның өлеше 10% тәшкил итә. Башкортстанда барлыгы 12 меңнән артык кеше умартачылык белән шөгыльләнә, аларда 300 меңнән артык корт гаиләсе бар (2021 елга карата +4%). Шуларның 90 проценты шәхси хуҗалыкларда урнашкан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в