

Балакатай районының Яңа Балакатай авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Нефтяник» паркы төзекләндерелде.
Реконструкция тәмамланганнан соң парк заманча ял итү зонасына әверелде һәм инде авыл халкының яраткан урыны булып тора. Аның территориясендә скейт-парк, күпфункцияле күнекмәләр комплексы булган урын, балалар өчен спорт-уен, баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнау мөмкинлеге булган универсаль спорт мәйданчыклары төзекләндерелде.
«Нефтяник» паркы – төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү урыны. Монда роликларда һәм велосипедларда йөрергә, тренажерларда шөгыльләнергә һәм команда уеннары уйнарга мөмкин.
Балалар белән ял итү урыннарына килүчеләргә хәвефсез уен мәйданчыклары булдырылган, анда бала кызыксынуын, аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерә, ә аның әти-әнисе уңайлы эскәмияләрдә тыныч ял итә ала.
Фото: “ufa.bezformata.com”