+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ярмәкәй паркы матур һәм төзек булачак!

Ярмәкәйнең «Дружба» паркында сәхнә һәм бию мәйданы барлыкка киләчәк. Дискотека зонасы булган сәхнәне һәм җәйге кафеларны быел ук төзекләндерү планлаштырыла.

Ярмәкәй паркы матур һәм төзек булачак!Ярмәкәй паркы матур һәм төзек булачак!
Ярмәкәй паркы матур һәм төзек булачак!

Паркта, шулай ук, күпфункцияле спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланачак. Кышын пластик бортлы тартмада спорт яратучылар хоккей уйный алачак, елның җылы вакытында резина өслекле мәйданчык мини-футбол, волейбол һәм баскетбол өчен файдаланылачак.

Мәдәният сарае белән яңа мәчет арасында урнашкан парк 2017 елда "Урындагы башлангычларга ярдәм" программасы буенча төзекләндерелә башлады. Беренче объект велороллер юлы булды. 2019 елдан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру " федераль проекты буенча масштаблы төзекләндерү башланды: парк территориясендә балалар өчен уен мәйданчыгы, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды, койма коелды, юлларга асфальт түшәлде. 2020 елда биредә канал аша өч күпер төзелде, георәшәткәләр урнаштырылды, фонтан, спорт мәйданы барлыкка килде.

Арытабангы ике елда паркны балалар уен комплекслары, яктырту һәм видеокүзәтү системалары, спорт мәйданчыгы һәм балалар автошәһәрчеге тулыландырды. Территорияне төзекләндерү җылы сезон башлану белән дәвам итәчәк.

Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында уза. Ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проекты территорияләрне төзекләндерү һәм яңа иҗтимагый киңлекләр булдыру исәбенә шәһәр тирәлегенең сыйфатын яхшыртуны күздә тота.

Фото: “https://bash.news/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас