Бу максатларга хөкүмәт төбәкләргә 2,5 млрд. сум бүлеп биргән, ә сатып алу планы 143,3 мең контейнер тәшкил иткән.
Моннан тыш, 2022 ел нәтиҗәләре буенча «чүп-чар» реформасы башланганнан бирле Русиядә калдыклар белән эш итү буенча 192 объект төзелгән. Шуның нәтиҗәсендә илдә 5,5 млн. тоннага якын калдык эшкәртелә, ә 19 млн. тоннадан артыгы сортларга аерыла.
Элегрәк Башкортстанның калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар сатып алуга иң зур федераль субсидия 168,7 миллион сум алуын хәбәр иткән идек. Әлеге акчага 11,45 мең контейнер сатып алынган, бу аларга гомум ихтыяҗның 33 процентын тәэмин итәргә мөмкинлек биргән.
Фото: "Минэкологии РБ"