«Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карауга алган гаилә» программасы республикада 2017 елда эшли башлады. Проект буенча ялгыз яшәүчеләрне һәм инвалидларны гаиләләргә урнаштыру каралган. Алар йорт шартларында даими ярдәм ала һәм үзләрен ялгыз хис итми.
Өлкән яшьтәге кешене карауга алган гаиләгә аена 6200 сум акча бирелә. Сүз беренче төркем инвалиды яки 80 яшьтән өлкәнрәк кеше турында барса, түләү 8060 сум тәшкил итә.
Проект эшли башлаганнан бирле 263 кешене 247 гаилә карауга алган. Хәзер 108 гаиләдә 113 кеше яши.
Фото: bash.news