-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Аскын районында яңа ФАП ачылды

Башкортстанның Аскын районының Ключи авылында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә модульле ФАП ачылды.

Аскын районында яңа ФАП ачылды
Аскын районында яңа ФАП ачылды
Урындагы фельдшер-акушерлык пунктының элекке бинасы 1960 елларда ук төзелгән. Ул кирәкле таләпләргә туры килмәгән, начар хәлдә булган, дип ассызыкладылар район хакимиятендә.

- Авылда яшәүчеләр өчен ФАПның әһәмияте бик зур, чөнки табибларның үз вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтә алуы нәкъ менә аның эшенә бәйле, — дип белдерде район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

Ключи авылындагы яңа ФАП 133 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 29ы — балалар.

Фото: bash.news


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: