Предприятиеләрне социаль дип тану турында гаризалар кабул итү Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы тарафыннан игълан ителде. Эшкуарлар бу статусны раслау өчен документларын 1 майга кадәр, ә аны алу өчен 31 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
- Социаль предприятиенең статусы дәүләт ярдәме чаралары алу мөмкинлеге бирә. Әйтик, былтыр 147 социаль эшкуар әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында 100-500 мең сумлык грантлар ала башлады. Акчаларны алар үз проектларын тормышка ашыруга тотынылган чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлтә алды. Быел да грантка гариза бирү мөмкинлеге булачак, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Ярдәм нәтиҗәсендә төбәктә социаль эшкуарлар саны ике елда ике тапкыр арткан, хәзер алар 400дән артык. Бу күрсәткеч буенча республика Русиядә икенче урында.
Фото: "Башинформ" агентлыгы