

«Метта» компаниясе - Русиядәге офис һәм йорт өчен эргономик креслолар җитештерүче эре компания. Предприятие көненә 2000нән артык кресло чыгара, анда 500дән күбрәк кеше эшли.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында предприятие хезмәткәрләре «Җитештерү нигезләре», «Җитештерүдә 5С», «Җитештерү анализы» һәм башка тренинглар үткән. Ярты ел эчендә оешмада җитештерүне 9 процентка — сменага урындыклар өчен комплектлау детальләрен ясауны 1,1 меңнән 1,2 мең данәгә кадәр арттыруга ирешкәннәр.
- Компаниянең 15 хезмәткәре «Процесслар фабрикасы»нда укыды, бу - укыту-җитештерү мәйданчыгы. Анда катнашучылар җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала. Компания алган тәҗрибәсен җыю участогында уртаклашырга планлаштыра, - ди Төбәк компетенцияләр үзәге белгече Александр Кукушкин.
Фото: pravitelstvorb.ru