

- Без үз тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашкан компанияләргә рәхмәтле. Модель предприятие - гомумдәүләт проектында югары нәтиҗәләргә ирешкән, әмма моның белән тукталмаган, ә үз тәҗрибәсен бөтен производствога таратуны дәвам итүче оешма ул, - дип хәбәр итте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашуга гаризаны "Производство.РФ" порталында бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүгенгә республиканың 150 предприятиесе гомумдәүләт проектында катнаша.