Яңа ел башыннан Русия Хөкүмәтенең 2021 елның 24 июлендәге 1250 санлы карары нигезендә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертелә, аларның формасы Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 19.05.2021 елгы 320н санлы боерыгы белән расланган.
Эш бирүчеләр өчен кәгазь хезмәт кенәгәләрен алып бару бурычы хезмәткәрләр электрон формат файдасына язмасыннан баш тартмаган очракта саклана. 1 гыйнвардан башлап эшкә урнашучыларга кәгазь документ бирелми. Шуңа бәйле рәвештә, аның формасын яңарту дубликатларга гына кагылачак.
Бу эшләр илебездә Президент Владимир Путин гамәлгә куйган "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте