+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфага мәскәүлеләр киләчәк

Мәскәү иҗтимагый сәнгать театрына нигез салынуның 125 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Уфага мәскәүлеләр киләчәкУфага мәскәүлеләр киләчәк
Уфага мәскәүлеләр киләчәк


Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова җитәкләгән оештыру комитеты составына башкарма хакимият органнары, Президент Хакимияте вәкилләре, әйдәп баручы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре керде, дип хәбәр итә Русия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
Сәнгать җитәкчесе - А. Чехов исемдәге МХТ директоры Константин Хабенский сүзләре буенча, коллектив шулай ук Япониядә, Санкт-Петербургта һәм Уфада гастрольләр планлаштыра. М. Горький исемендәге МХАТ директоры Владимир Кехман сүзләре буенча, юбилей датасына багышланган зур гастроль туры Кемерово, Новокузнецк, Новосибирск, Уфа, Ульяновск, Железноводск, Ставрополь һәм Санкт-Петербургны колачлаячак. Юбилейга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча төп чаралар планы турында мәдәният министры Ольга Любимова сөйләде.
«Эш нәтиҗәләре буенча план проектына 52 төп чара кертелгән. Бу мөһим вакыйгалар проектлары. Тәкъдимнәр тантаналы чаралар уздыруны, яңа спектакльләр чыгаруны, Русия шәһәрләрендә һәм БДБ илләрендә масштаблы гастрольләрне, күргәзмәләр уздыруны, тематик басмаларны тәкъдир итүне һәм башкаларны үз эченә ала", - диде Ольга Любимова.
Ә инде Уфаның Мәскәү сәнгать театры оешуга 125 ел тулу уңаеннан гастроль турына керүе - республикада ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас