Анда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы көрәш чаралары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
- Без республикада гамәлгә ашырыла торган барлык 49 төбәк проекты буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итәбез. 2022 елда аларга барлыгы 48,5 млрд сум җибәрелгән, - диде Радий Хәбиров. – Шуңа бәйле рәвештә бу өлкәдә хокук бозуларны булдырмау өчен нәтиҗәле чаралар күрү бик мөһим.
Башкортстан Башлыгы гомумдәүләт проектлар кысаларында планлаштырылган вакытта эре социаль объектлар төзелешен тәмамларга кирәклеген билгеләп үтте. Бу эш турында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов сөйләде.
Вице-премьер ассызыклаганча, узган ел федераль бюджеттан проектларны гамәлгә ашыруга якынча 39 млрд. сум җәлеп ителгән, бу 2021 ел күрсәткечләреннән ике тапкыр диярлек артык. Бу акчаларга, аерым алганда, 28 медицина оешмасында капремонт үткәрелгән, 55 модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) урнаштырылган, 3 меңнән артык медицина җиһазы сатып алынган. Шулай ук 27 мәдәният учреждениесе ремонтланган, 10 заманча кинозал ачылган, 126 җәмәгать территориясен төзекләндерелгән, 146,7 км автомобиль юлларын норматив хәлгә китерелгән.
2023 елга планда - гомумдәүләт проектлары кысаларында җиде мәктәп, алты дәваханә һәм поликлиника, җиде мәдәният учреждениесе, 17 инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектын төзү, 75 ФАП урнаштыру – эшләрне башкару өчен дәүләт һәм муниципаль контрактлар 2023 елның 1 апреленә кадәр төзеләчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы