

Программа кысаларында төзекләндерелгән ишегалларында спорт һәм балалар мәйданчыгы, контейнер мәйданчыгы, парковка урыннары, тышкы яктырту, яшелләндерү, эскәмияләр һәм, әлбәттә, видеокүзәтү барлыкка киләчәк. Программада урын милекчеләре катнашу турындагы карарны гомум җыелышта кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру башыннан алып 2022 елга кадәр Туймазы шәһәрендә, Серафимовка, Түбән Троицкий, Собханкул, Дуслык һәм Кандра авылларында ишегалды территорияләре төзекләндерелде.
Ишегалларны үзгәртеп кору, аны өлкәннәр һәм балалар өчен ял үзәге итү "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Фото: Туймазы районы хакимияте