+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан предприятиеләре сакчыл җитештерү тәҗрибәсе белән танышачак

Федераль план кысаларында Башкортстанның 18 компаниясе нәтиҗәле идарә ысулларын уңышлы кулланучы модель предприятиеләренә бара алачак.

Башкортстан предприятиеләре сакчыл җитештерү тәҗрибәсе белән танышачакБашкортстан предприятиеләре сакчыл җитештерү тәҗрибәсе белән танышачак
Башкортстан предприятиеләре сакчыл җитештерү тәҗрибәсе белән танышачак

Республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов аңлатканча, Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары ярдәмендә сакчыл җитештерү инструментларын уңышлы кулланучы гына түгел, ә нәтиҗәле идарә ярдәмендә үз производстволарын үстерүче предприятиеләр модельле санала. Шулай ук федераль компетенцияләр үзәген (ФЦК) бәяләделәр һәм РЦК белән хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.

Моннан тыш, "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашучы буларак, модель предприятиесе ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмый һәм үз тәҗрибәсен тулаем җитештерүгә җәелдерә.

Мисал сыйфатында "Контроль пакет" сыгылмалы полимер төргәк җитештерүче Уфа компаниясен китерергә мөмкин, ул ярты ел эчендә сакчыл технологияләр инструментларын керткән һәм җитештерү күләмен 22 процентка арттырган. Шул ук вакытта ул заказ үтәү вакытын - ике тапкыр һәм төгәлләнмәгән җитештерү күләмен 9 процентка киметә алган.

Модель предприятиеләре белгечләре программаны гамәлгә ашыру нечкәлекләре белән бик теләп уртаклаша, алынган нәтиҗәләрне күрсәтә һәм кунаклар - предприятие вәкилләре сорауларына җавап бирә.

Башкортстанда координатор һәм гомумдәүләт проект чараларын гамәлгә ашыру буенча җаваплы башкаручы - төбәкнең Икътисади үсеш министрлыгы. Әлеге проект турында тагын да киңрәк мәгълүмат алырга, шулай ук анда катнашуга заявканы җитештерүчәнлек.рф порталында бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта Башкортстанның 150 предприятиесе гомумдәүләт проектында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас