+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Вакытында чирне ачыклау савыгуга тиң

Башкортстанда узган елда диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр вакытында беренче тапкыр 176,3 меңнән артык авыру ачыкланган, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Вакытында чирне ачыклау савыгуга тиңВакытында чирне ачыклау савыгуга тиң
Вакытында чирне ачыклау савыгуга тиң

Иң күбе кан әйләнеше системасы, ашказан, сулыш органнары авырулары очрый. Социаль әһәмияткә ия авырулар арасында беренче тапкыр 15 туберкулез, 843 яман шеш, 2 465 шикәр чире, 3084 йөрәк авыруы очрагы ачыкланган.

Ведомство мәгълүматы буенча, тулаем бер елда профосмотр һәм диспансеризациянең беренче этабын төбәктә 1,285 миллион кеше узган. Шуларның 644,1 меңе - эшләүче кешеләр, 23,5 меңе - көндезге уку формасы студентлары.

"Беренче тапкыр ачыкланган авырулар белән 145 979 гражданга диспансер күзәтү билгеләнгән. Өстәмә диагностика тикшеренүенә 18 314 кеше җибәрелде, шифаханә-курорт дәвалануына - 62 236 кеше. Югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсен хәл итү өчен 1 896 кеше җибәрелгән ", - дип белдерделәр министрлыкта.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел беренче тапкыр өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәренә диспансеризация һәм профилактик тикшеренүләр оештырылды. Бу вакыт эчендә 11 меңнән артык кеше каралды. Коронавирус инфекциясеннән вакцинация дәвам итте. Бу вакыт эчендә 5802 кеше вакцинация һәм ревакцинация үтте.

“Шулай ук 2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр республиканың Авыргазы, Стәрлебаш һәм Ишембай районнарына Куватов исемендәге РКБның күчмә дәвалау-диагностика комплексы эше оештырылды. Бригада ревматолог, невролог, эндокринолог, оториноларинголог составында республика халкына консультатив ярдәм күрсәтте. Барлыгы 434 пациент тикшерелде, шуларның тугызы стационар дәвалануга җибәрелде", - дип хәбәр итте 10 гыйнварда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхмәтуллин.

Барлык русиялеләрне профилактик медицина тикшеренүләре белән тәэмин итү елына кимендә бер тапкыр "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының максатлы күрсәткечләренең берсе булып тора. 2024 елга илебездә яшәүчеләрнең 70 проценты ел саен профилактик медицина тикшеренүе узарга тиеш.

Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган гомумдәүләт проекты шулай ук хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлү күрсәткечләрен киметүне һәм медицина оешмаларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче кадрлар кытлыгын бетерүне күздә тота.

Гомумдәүләт проектынца сигез федераль проект керә: “Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү”, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш”, “Онкология авырулары белән көрәш”, “Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү”, “Кадрлар белән тәэмин итү”, “Милли медицина тикшеренү институтлары”, “Санлы медицина” һәм “Медицина хезмәтләре экспорты”.

Вакытында чирне ачыкласаң, аны дәвалап була, дигән сүз. Шуны онытмыйк, дуслар. Дәваханәләргә тикшеренергә ешрак йөрик. Безнең сәламәтлек, беренче чиратта, үзебезнең кулда.

Фото: bash.news

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас