– Җитештерү линиясен анализлау барышында хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары предприятие хезмәткәрләре белән берлектә берничә урынны ачыкладылар. Алар арасында - предприятие җитештерүчәнлеген чикләү, җитештерү күләмен арттырганда сыйфатның кимүе, ихтыяҗ зур булган продукция запасларында кирәкле позицияләрнең дефициты, товарның үзкыйммәтен арттыру. Моннан тыш, производствода эшләп чыгаруны арттыру өчен резервлар билгеләделәр, - дип сөйләде республика икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында предприятие хезмәткәрләре «Сакчыл җитештерү нигезләре», «Яхшырту проектын тормышка ашыру», «Җитештерүдә 5С», «Җитештерү анализы», «Стандартлаштырылган эш» тренингларын үттеләр.
Фото: contenta.info