+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Межгорьеда кинозаллар ачылды!

2 февральдә Межгорьеның Көньяк-Көнбатыш һәм Үзәк бистәләрендә кинозаллар ачу тантанасы булды, анда "Башкортостан" киностудиясе директоры Юнир Әминев, башка рәсми кешеләр катнашты.

Межгорьеда кинозаллар ачылды!Межгорьеда кинозаллар ачылды!
Межгорьеда кинозаллар ачылды!


Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә шәһәр 500 меңгә кадәр кеше яшәүче торак пунктларында кинозалларга ярдәм итү һәм алга таба милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар булдыру максатларында «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Русия кинематографиясенә социаль һәм икътисади ярдәм федераль фонды конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Шәһәр Мәдәният үзәгенең конкурс заявкасы максималь субсидия отты - 18 миллион сум! Грант акчалары исәбенә Көньяк-Көнбатыш һәм Үзәк бистәләрендә уңайлы креслолар урнаштырдылар, санлы кинопроекторлар, киноэкраннар, шулай ук 3D-системалары сатып алдылар.

Фото: contenta.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас