+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфада Курчак театры янындагы скверны төзекләндерәчәкләр

3 февральдә Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников Курчак театры янындагы скверда күчмә киңәшмә үткәрде. Учреждение бинасы шәһәрнең 450 еллык юбилеена "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында төзекләндерелә. Театрга якын территорияне дә киң колачлы яңарту һәм төзекләндерү көтә.

Уфада Курчак театры янындагы скверны төзекләндерәчәкләрУфада Курчак театры янындагы скверны төзекләндерәчәкләр
Уфада Курчак театры янындагы скверны төзекләндерәчәкләр


Бу скверның үз тарихы бар. Узган гасырның 70нче еллары азагында биредә әкиятләрдән һәм китаплардан персонажлар белән бизәгән агач шәһәрчек барлыкка килгән иңе. Шуңа күрә ул «Әкият» дип аталды.

Муниципалитет тарафыннан, архитектур һәм скульптур чишелешләре гадәти булмаган уен мәйданчыгы буларак, функциональ билгеләнешен саклап, аны яңарту турында карар кабул ителде.

Концепцияне «Шәһәр дизайны үзәге» муниципаль учреждениесе белгечләре эшли. Аны формалаштыру процессында, эксперт җәмгыяте тәкъдимнәрен һәм халыкның теләкләрен исәпкә алып, визуализациянең берничә варианты булдырылган. Якын арада проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның раславына тәкъдим ителәчәк.

Фото: contenta.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас