+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!

Башкортстанда “мобиль бригадалар” эше дәвам итә, алар өлкән яшьтәге авыл халкын медицина оешмаларына алып килә. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә табибка барырга мөмкинлек бирә торган мондый махсус автомобильләр "Демография" гомумдәүләт проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында барлыкка килде. Мобиль бригадалар ярдәменнән төбәктә яшәүче 8 меңнән артык өлкән кеше файдаланган.

Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!

Социаль хезмәткәрләр пенсионерларны өйдән үк алып китә. Өлкән яшьтәге кешеләр сөенә: автобус тукталышына яки, гомумән, җәяү барырга кирәкми. Махсус транспорт социаль хезмәткәрләргә өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә һәм кире кайтара алсын өчен бирелгән. Яше аркасында күпләр өчен хәтта берничә йөз метр үтү дә шактый катлаулы. Ә мондый мобиль бригадалар хәтта ерак торак пунктларда да эшли. Әгәр өлкән яшьтәге кешегә анализлар тапшырырга яки тикшерү узарга кирәк икән, аны ФАП, амбулатория яки район дәваханәсенә илтеп җиткерәчәкләр.

Тикшерү программасында - анализлар тапшыру, кардиограмма, терапевт консультациясе һәм башкалар. Барысын да бер көн эчендә өлгерергә була. Мондый медицина таксиенда диспансерлауга гына түгел, тар белгечләргә дә барырга мөмкин.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә медицина учреждениеләренә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар республикада 2019 елда илебез Президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында барлыкка килде. Автотранспорт сатып алуга федераль бюджеттан якынча 34 миллион сум бүлеп бирелгән.

Башкортстан сигез кеше сыйдырышлы 18 микроавтобус алды. Махсус транспорт инвалид коляскасы, тоткалар һәм башка кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Юлда кан басымы күтәрелү, башка авырулар килеп чыгарга мөмкинү Ә бит кайчак 70, хәтта 100 чакрымга да барырга туры килә. Пенсионерларны дәвалау учреждениесенә социаль хезмәткәр һәм фельдшер озатып бара.

Фото: bash.news

Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Әби-бабайларга “мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас