-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан продукциясе дөнья яулый

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт пректы кысаларында Башкортстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре узган елда 400 мең тонна продукция экспортлаган.

Башкортстан продукциясе дөнья яулый
Башкортстан продукциясе дөнья яулый


"Акчалата эквивалентта экспорт күләме 291 млн. доллар тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсендә", — диделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Агросәнәгать комплексы товарларын экспортлау структурасында күләмнең зур өлешен, ягъни 66,4 процентын, май тармагы продукциясе алып тора. Экспорт структурасының калган өлеше спирт, бал, бөртеклеләр, ит һәм сөт продукциясенә туры килә.

Былтыр Башкортстан агросәнәгать продукциясе Иранга, Төркиягә, Казахстанга, Кытайга, Үзбәкстанга, Белоруссиягә һәм башка илләргә экспортланды.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: