Бу гомумдәүләт проекты кысаларында билгеләнгән максатлы күрсәткечтән 1,5 тапкырга артыграк. Хәзерге вакытта программаның IV этабын гамәлгә ашыру кысаларында Фонд акчалары катнашлыгында дүрт муниципалитетта торак йортлар төзү төгәлләнә.
Былтыр декабрьдә Русиядә авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасы кысаларында 40 меңнән артык кеше яңа йортларга яисә фатирларга күчкән. Бу хакта Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте.
"2023 елның 1 гыйнварына кадәр программа чараларын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле гомумдәүләт проекты ярдәмендә илдә торак шартларын 464,51 мең кеше яхшыртты, яшәү өчен яраксыз 7,82 млн. кв. метр торак фонды күчерелде. Шул исәптән 2,02 млн. кв. метр – Русия субъектларының үз акчалары исәбенә. Шул ук вакытта узган елның декабрендә генә дә 40,04 мең граждан яңа торакка күчкән», – диде Марат Хөснуллин.
Фото: башинформ