+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ә син ГТО нормативларын тапшырдыңмы?

Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт — тормыш нормасы» төбәк проекты кысаларында 2023-24 елларда Башкортстанның җиде районында ГТОның кече спорт мәйданчыклары ачылачак.

Ә син ГТО нормативларын тапшырдыңмы?Ә син ГТО нормативларын тапшырдыңмы?
Ә син ГТО нормативларын тапшырдыңмы?
Нәтиҗәдә, авыл халкы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия булачак.

Хәзерге вакытта Авыргазы, Бөре, Дәүләкән, Зилаер, Мәчетле, Мишкә һәм Уфа районнарында мондый спорт мәйданчыклары ачылган инде.

Башкортстан халкын актив яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән проект 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Мондый мәйданчыклар булдыру өчен берлектә финанслау принципларында спорт-технология җиһазлары сатып алуга һәм китерүгә субсидияләр бирелә. Беренче елда - 24 , 2020 елда — 13, 2021 елда биш муниципалитет өчен җиһазлар сатып алынган.

Узган елның октябрендә Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов Авыргазы районында ГТО спорт җиһазларының ышанычлылыгын һәм уңайлыгын үзе тикшерде.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас