+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Товар җитештерү тагын да артты

Башкортстанда «Нерал-Продукт» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу кысаларында үткәрелүче чараларны гамәлгә ашыруны төгәлләде.

Товар җитештерү тагын да арттыТовар җитештерү тагын да артты
Товар җитештерү тагын да артты

Сакчыл технологияләр кертү нәтиҗәсендә предприятие эшкәртелгән һәм төяп җибәрелгән товар күләмен арттыра алды. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

- Алты айлык эш нәтиҗәсендә предприятие пилот участогында җитештерүчәнлекне 20 процентка арттырды: хәзер хезмәткәрләр 377 килограмм товар эшкәртә ала, ә проекны гамәлгә ашыра башлаганчы бу күрсәткеч 303,8 килограмм тәшкил иткән. Моның өчен таләп ителгән вакыт та 1,7 тапкырга кимеде, - диде Айрат Фәхретдинов.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу барыбызга да склад бүлеге проблемаларына чумарга, аларны эчтән аңларга һәм өйрәнергә мөмкинлек бирде, элек игътибар ителмәгән күп кенә хаталар ачыкланды. Шунда ук идеяләр, фикерләр барлыкка килде. Бу проект безнең предприятиене берләштерде, "корпоратив тимбилдинг" килеп чыкты. РЦК экспертларына аларның югары профессионализмы, стандарт булмаган фикерләве һәм сабырлыгы өчен рәхмәт, - дип билгеләде "Нерал-Продукт" җәмгыятенең сату буенча директоры Александра Плотникова.

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас