Башкортстанның атаклы улы, СССРның халык артисты, дөньяның иң танылган скрипкачыларының һәм дирижерларының берсе Владимир Спиваков җитәкчелегендә Русиянең дәүләт филармониясе оркестры республика шәһәрләрендә өч концерт бирәчәк: икесе Уфада, берсе Салават шәһәрендә.
Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров ярдәме белән һәм Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында узачак. Фестивальне оештыручы - Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры.
Классик музыка сөючеләргә оркестр башкаруында иң матур программа тәкъдим ителәчәк, ул хаклы рәвештә дөньяның иң яхшы академик коллективларының берсе санала. 21-23нче февральләрдә узачак концертлар ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узачак.
Фото: culture.bashkortostan.ru