- Порталдагы мәгълүмат уңайлы булуы безнең эшкуарларга аларны үз эшчәнлекләрендә нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтелгән хатта.
- Министрлык Башкортстанның инвестиция порталы контентын киңәйтү, аны республика бизнес-җәмәгатьчелеге өчен файдалы мәгълүмат белән тулыландыру, бизнес өчен санлы сервисларны алга таба камилләштерү, шулай ук эшкуарлардан кире элемтә алу белән кызыксына. Инвестпортал командасының ассоциация белән тыгыз хезмәттәшлеге, һичшиксез, ике якка да мәгълүмати юнәлештә дә, республиканың инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында да мөһим, – диде Геннадий Разумикин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: портал эшенең яхшы нәтиҗәсе республикага “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.