+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Уфаның интеллектуаль транспорт системасы эше белән танышты

Бүген, 9 февраль көнне, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл хәрәкәтен оештыру үзәгендә булды. Әлеге үзәк моннан бер атна элек республика буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бинасында эшли башлады. Ул юл хәрәкәте параметрлары турында мәгълүматларны автоматлаштырылган җыю, эшкәртү, туплау бурычларын үти.

Радий Хәбиров Уфаның интеллектуаль транспорт системасы эше белән таныштыРадий Хәбиров Уфаның интеллектуаль транспорт системасы эше белән танышты
Радий Хәбиров Уфаның интеллектуаль транспорт системасы эше белән танышты

Төбәк Башлыгы фото һәм видеотеркәүне алдан эшкәртү һәм карарлар чыгару кабинетларын карады.

Үзәкнең җитәкчесе Мансаф Низакаев кышкы сезонда хезмәткәрләр федераль һәм төбәк трассаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча якынча 20 мең беркетмә эшкәртә, дип сөйләде. Җәйге чорда бу сан 50 меңгә җитә. Алга таба алар карарларны чыгару өчен ЮХХДИгә җибәрелә.

Радий Хәбиров юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өчен даими рәвештә юл билгеләрен яңартырга кирәк булачагын, ә трассалар үзләре яхшы сыйфатлы булырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул интеллектуаль системаны үстерүнең киләсе этабында инде Мәскәүдә гамәлгә кертелгән шәхесне танып белү комплексларын кертергә кирәк булуы хакында өстәде.

Арытаба төбәк Башлыгы Уфа агломерациясенең интеллектуаль транспорт системасы эше белән җентекләп танышты. Инновацияне Башкортстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Мансаф Низакаев яңа системаның 2024 елда тулысынча эшләтеп җибәреләчәген билгеләп үтте. Уфада төп урам чатларда 50 интеллектуаль светофор урнаштырылган инде, быел аларның саны тагын 51гә артачак.

Үзәк эше белән танышканнан соң, Радий Хәбиров Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашты. Төбәк җитәкчесе инспекция коллективына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

- Без юлларда үлүчеләр санын киметүгә ирештек. Һәр җитди юл-транспорт һәлакәте, һәр үлем - гаиләләр өчен фаҗига. Сез беләсез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча юлларда үлүчеләр саны 15 процентка кимегән. Моның артында барлык структураларның - юл төзүчеләрнең, муниципалитетларның һәм, әлбәттә, сезнең инспекциягезнең зур хезмәте тора, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас