

Беренче этапта халык өчен пляж һәм пикник зоналары, йөзү өчен уңайлы урын барлыкка килде. Территория коймалап алынган һәм видеокүзәтү монтажланган. Шулай ук анда яктырту үткәргәннәр, мангал зонасына өч беседка, заманча пляж ятаклары һәм коткару станциясенең каланчасын урнаштырганнар. Авыл халкы һәм кунаклары өчен чын җәйге ял зонасы булдырылган.
Агымдагы елда план буенча икенче этапта амфитеатр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, велосипед һәм йөрү юллары барлыкка киләчәк. Уен мәйданчыклары, су аттракционнары булдыру күздә тотыла. Парк гаилә белән ял итү урыны булачак, анда һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе — шәһәр тирәлегенең уңайлыгын арттыру. Проект гражданнарны үз шәһәрләрен төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүне күздә тота.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы муниципалитетларга киләчәктә төзекләндерүгә финанслар алырга мөмкинлек бирә.
Фото: “https://bash.news/