+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туклану продуктлары буенча электрон каталог булдырылды

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты сатып алулар буенча товарлар, эшләр һәм хезмәтләр каталогын санлаштыруга кереште.  

Туклану продуктлары буенча электрон каталог булдырылдыТуклану продуктлары буенча электрон каталог булдырылды
Туклану продуктлары буенча электрон каталог булдырылды

Каталог сатып алу предметы характеристикаларын тасвирлаучы «шаблоннар» базасы булып тора. Аны тутыруның беренче юнәлеше итеп социаль өлкәдәге азык-төлек продуктлары, мәгариф учреждениеләре, дәваханәләр, интернатлар сайланган.

- Хәзерге вакытта азык-төлек сатып алу буенча Башкортстан Республикасы каталогы эшләнде һәм 100 процентка санлаштырылды: сатып алулар өлкәсендә төбәк мәгълүмат системасына 380нән артык позиция кертелде. Бу - ит продуктлары, икмәк әйберләре, ярма, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төп ризыклар буенча сатып алуларның тасвирламасы. Сатып алуларны формалаштырганда каталогтан алынган мәгълүматлар заказчылар тарафыннан санлы форматта кнопкага бер басу буенча кулланылачак, - дип билгели дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Бу тәҗрибә Русия Федерациясенең кайбер субъектларында тормышка ашырылган һәм уңышлы кулланыла.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/20147/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас